Здавалка
Главная | Обратная связь

Яшьлек турында уйлану.

Авылдашка.

Рөстәм Нафигин юбилеена

 

 

60 яшьне алты яшькә

Алыштырып булмый ничек тә.

Гомер судай, сиздермичә,

Агып бара төпсез тишеккә.

Ә шулай да үкенеч юк,

Язмышларга булмый үпкәләп.

Кайчак чигенәсең артка,

Тауга менгәлисең үрмәләп.

60 яшьнең нолен алсаң,

Алты яшьлек кала малай чак.

Изге Тархан якларыннан

Кулын болгый нәни балачак.

46 – газаплы ел,

Ачы ачлык елы була ул.

Язын Зәйнәп итәгенә

Язмыш шатлык бүләк итә - ул!

Еллар авыр булсалар да

Рөстәм шатлык була бу өйгә.

Зәйнәп апа ул үстерә,

Үзе була әти-әни дә.

...Күпме яңгыр явып үтте,

Күпме карлар җиргә яудылар.

Күпме эшләр кулдан үтте

Күпме юллар алга бардылар.

Тырышлык та, уңганлык та,

Ташламады гомер юлыңда.

Чын бәхетнең ачкычларын

Горур тоттың ике кулыңда.

Син – бәхетле, гомер буе

Күкрәп килде уңыш хезмәттә.

Кайда гына эшләсәң дә,

Күмелдең син олы хөрмәткә.

Яныңда бар җылы терәк:

Уңган-булган газиз хатының.

Фәния апа кебекләрне

Табып булмый биреп алтының.

 

 

“Әти” диеп, шатланышып,

Үсте ике бәхет җимешең.

Улың-кызың кеше булды-

Зур бит монда синең өлешең.

Гомер буе “әни” дидең!

Чит итмәдең Зәйнәп апаны.

Син өйрәттең тирә-якны

Хөрмәтләргә газиз ананы.

Һәрчак ачык күңел түрең

Шуңа да күп синең дусларың.

Үзең ярдәм күрсәткәнгә,

Алар суза ярдәм кулларын.

Тарханыңны читләп үтмә,

Йөзең борма авыл халкыннан.

Бигрәк начар кеше диеп

Төкермәсләр синең артыңнан.

Тархан халкы сине котлый,

Җиткерәм мин алар рәхмәтен.

Исән-сау бул, озак яшә,

Тоеп җирдә яшәү ләззәтен.

Шатланабыз синең белән,

Шатланырга бар нигез:

Авыр чакта, шатлыкта да

Әле, ярый, Рөстәм бар, дибез!

60 - әле картлык түгел,

Спорттагы алты - ноль гына.

Язмыш сиңа, Рөстәм абый,

Куйсын унлык белән ноль гына!

 

 

Биик әле.

(җыр өчен)

Керфекләрем яшерделәр

Күзләремнең карасын.

Йөрәккәем үзе сизде

Син биергә аласын.

 

Куш-та. Биик әле, биик әле!

Әйләндер дә әйләндер!

Гомер буе бергә булыйк –

Язмышларны бәйләндер.

 

Очып – очып әйләндер син,

Кысып тот кочагыңа.

Җырлар – моңнар ут өстәсен

Мәхәббәт учагына.

 

Кушымта.

 

Көй ачыла, моң ачыла,

Шундый рәхәт биюе.

Күзләр күзгә караганда

Сине сөям диюе.

 

Оныт мине.

(җыр өчен)

 

Үстермә миңа чәчәкләр,

Кирәкми чәчәкләрең.

Һәр минутын оныттым мин

Сөешкән сәгатьләрнең.

Кушымта: Килмә минем яннарыма,

Чыкма минем сукмакка.

Безнең юллар аерылды,

Карамыйм синең якка.

Сине көтеп үткәрдем мин

Йолдызлы төннәремне.

Синнән башка уздырамын

Кояшлы көннәремне.

 

Кушымта.

 

Сары яфрак эзләреңдә,

Саргайган сукмакларың.

Кире борма юлларыңны,

Оныт син минем барын.

 

Кушымта.

 

Алып киттең кояшымны,

Кая шатлык, кая ямь?

Йөрәгемдә нидер яна,

Учак түгел, ялгыз шәм.

 

 

Сөюеңә ышанам.

(җыр өчен)

 

Сөям дидең, сөям дидең

(Ышандым)Ышандырдың сүзләреңә,

Пар балдаклар, пар балдаклар

(Вәгъдәләр) Изге вәгъдә үзләре дә.

 

Кушымта: Очам,очам, йолдыз кочам,

Бәхет бирде канатлар.

Кояш булып ялтырыйлар

Бармакларда балдаклар!

 

Алтын балдак, алтын балдак

(Ялтырый) Ялтырыйсың учларымда,

Әйтче балдак, әйтче балдак

(Ни) Нәрсә көтә юлларымда.

 

Кушымта.

 

Синдә балдак, миндә балдак

(Язмышлар)Язмыш аты дагаланды.

Ат та чапты, алга чапты

(Яшь чаклар)Яшьлек еллар артта калды..

 

 

Әллә инде көнләшәм !

(Шаян җыр)

 

Ишетмим сүзләреңне,

Күрмимен күзләреңне.

Үзем генә беләмен,

Ничекләр түзгәнемне.

 

Кушымта: Кинога чакырмадың,

Туңдырма каптырмадың,

Чәчәкләр иснәтмәдең

Сөям дип тә әйтмәдең.

Чакырмадың чишмәгә,

Озатмадың кичә дә,

Әллә инде йорисең

Юкка - бушка, тикмәгә.

 

Озак кочып тотмадың

Карт шомыртның төбендә.

Үбәм дигән уеңның

Эзе дә юк йөзеңдә.

 

Кушымта.

 

Шәһәр кызы күргәчтән

Ялтырыйлар күзләрең.

Шул кызларың киткәчтән

Миңа борма үзләрен.

 

Кушымта.

 

Сандугачтай күңелең

Минем талга кунмасын.

Кызлар сайлау юлында

Гомерләрең узмасын.

 

 

Яшьлек турында уйлану.

 

 

Урман артларында калды

Яшьлегемнең якты кояшы.

Ялгыз шәмнең утларында

Күренгәли язмыш юл башы.

 

Үпкәләмим. зарланмыйм да,

Хәтер сандыкларым туп-тулы.

Кайтмыйм яшьлек тугаема

Кайтып булмый инде – юк юлы.

 

Яшьлек юлы көзге түгел,

Төрле булды үткән юлларым.

Һәр адымым үземнеке,

Үземнеке үткән сукмагым.

 

Әйе, яшьлек яшьнәп узды,

Уты калды ләкин күңелдә.

Көмеш чәчләр каралмаслар,

Йөрәк- унсигездә бүген дә.

 

 

Кара роза.

 

Чәчәк чәчтем күңелемә,

Тик белмәдем нинди төслесен.

Үзем көттем роза гөлен,

Розаларның тәмле ислесен.

 

Берсе булды кызыл роза –

Мәхәббәтнең изге билгесе.

Икенчесе ап-ак булды –

Саф күңелнең ачык көзгесе.

 

Өченчесе... кара... кара чәчәк...

Кара роза өмет итмәдем.

Күңел нурда коенганда

Болыт чыгар диеп көтмәдем.

 

Кызыл роза – сөйгән ярга,

Сөю кебек кайнар исләре.

Ак розаны дуска бирәм –

Сафлансыннар йөрәк хисләре.

 

Хушлашу.

(Армиядә хезмәт иткәндә вафат булучыларга)

( җыр өчен)

 

Өйдән чыгып киткән чакта

Моңсуланган иде күзләрең.

Кайтмаска дип мәңгелеккә

Алып китте соңгы эзләрең.

 

Кушымта: Пар күгәрчен гөр-гөр килә,

Алар сизгән синең кайтасын.

Салкын табут эчләрендә,

Кара чәчәк булып ятасын.

 

Улым диеп, нурым диеп,

Кемне дәшәр әти-әниең.

Кайнар яшен тыя алмый

Дога укый газиз әбиең.

 

Кушымта.

 

Таң алдыннан юлга чыктың

Җырын өзде шунда сандугач.

Шул сандугач җыры булып

Син кайтырсың өзелеп сагынгач.

 

Кушымта.

 

Ай янында якты йолдыз,

Үзе бигрәк сиңа охшаган.

Җилләр елап хушлашалар

“Тыныч йокла, бәгърем, хуш балам”

 

 

Утыр әле.

(шаян җыр өчен)

 

 

Утыр әле, утыр әле,

Утыр минем яныма.

Ялындырма, ялындырма,

Тозлар салма каныма.

 

Кушымта: Утыр әле яннарыма,

Күзләр күзгә карашыйк.

Йөрәкләр бергә типсеннәр

Пар былбылдай (Былбыллардай) сайрашыйк.

 

Утыр инде, утыр инде,

Буш урын бар янымда.

Яннарымда утырып кал,

Күңелләрем барында.

 

Кушымта.

 

Утыр, әйдә, утыр, әйдә,

Курыкма син, кумыймын.

Утыр, әйдә, якынырак,

Сине күреп туймыймын.

 

Кушымта.

 

Утыр димен, утыр димен,

Әйтәмен чын күңелдән.

Икәү генә, кочаклашып,

Утырырбыз бүгеннән.

 

Яшертен сөю.

(шаян җыр өчен)

 

Үзең никтер сизмисең,

Әллә кемне күзлисең.

Белмисең мин сөйгәнне,

Янып-көеп йөргәнне.

 

Кушымта: Бер кешегә сиздермимен,

Үзем генә сөямен.

Яшерен сөю тәмнәрен

Үзем генә беләмен.

 

Бер кеше дә белмәсен,

Миннән к

өлеп йөрмәсен.

Әйтмәсеннәр җүләр, дип,

Тагын күпме түзәр, дип.

 

Кушымта.

 

Ник яна минем йөрәк?

Аңа бары син кирәк!

Син бит шуны белмисең,

Әллә кая йөрисең.

 

Кушымта.

 

Килер минем вакытым,

Син булырсың табышым.

Син килерсең каршыма,

Җитәрмен мин башыңа.

 

 

Күзләрем сине көтә.

(җыр өчен)

 

Күзләремне күлгә тиңли идең,

Сине көтеп, кипте күлләрем.

Керфегемнән яшем җиргә тама,

Сине генә эзли күзләрем.

 

 

Өметемне өзмим, өзмим әле,

Аккош булып күлгә кайтырсың.

Алсу гөлләр булып, сибелерсең...-

Аңла, җаным, аңла – булыр соң.

 

Күңелемдә якты учак яна,

Ул яктырта синең юлыңны.

Шәмдәй эреп, юкка чыккан чакта

Синең өчен саклыйм утымны.

 

Бер кайтырсың, бер кайтырсың әле,

Сизә шуны кайнар йөрәгем.

Күзләремә карап син әйтерсең:

“Зәңгәр күлләр кебек күзләрең”.

 

Күк күгәрчен.

(җыр өчен)

 

Тәрәз ачып кулым суздым

Ак чәчәкле шомыртка.

Күк күгәрчен гөрли-гөрли,

Килеп кунды кыекка.

 

Күк күгәрчен гөр-гөр килә,

Кемгә юллый көйләрен.

Әллә аңа сөйлим микән

Эчемдәге серләрем.

 

Күк күгәрчен, күк күгәрчен

Яшермә күзләреңне.

Әйтче миңа серләреңне:

Күрдеңме сөйгәнемне.

 

Күк күгәрчен гөрли-гөрли

Эзли микән парларын.

Әйт, күгәрчен, кайда көтә

Минем сөйгән ярларым?

 

Күк күгәрчен очып китте,

Каурый төште кулыма.

Бәхетемә юрыйм шуны –

Чык, сөйгәнем, юлыма.

 

 

Без булдырабыз.

 

 

Ай янында якты йолдызларны

Без кабызабыз, без яндырабыз.

Таулар үтәбез, ургә менәбез –

Без булдырабыз, без булдырабыз.

 

Дулкын-дулкын кырлар чайкалалар,

Көтү көтәбез, урып-сугабыз.

Йортлар төзибез, юллар салабыз, -

Без булдырабыз, без булдырабыз.

 

Биибез дә, моңлап җырлыйбыз да,

Дуслар булганда күңел ачабыз.

Уллар үсәләр, буйга җитәләр –

Без булдырабыз, без булдырабыз.

 

Кояш күкне иңләп йөзгән чакта

Кара алтынны җиргә куабыз.

Суда йөзәбез, күктә очабыз, -

Без булдырабыз, без булдырабыз.

 

Илебезне гөлбакчадай итеп

Олы юллардан алга барабыз.

Бергә килегез, күреп китегез, -

Без булдырабыз, без булдырабыз.

 

 

Сер булып калам.

Йөрмә читтә бәхет эзләп,

Йөрмә җилләрне куып.

Язмышыңда калырмын мин,

Серле хәзинә булып.

 

Кушымта: Югалтма мине, югалтма,

Эзлә, бәгүрем, эзлә, тап.

Укыган кебек булсаң да, -

Мин сиңа – серле китап.

 

Сукмагыма кара әле,

Кара минем эземә.

Сөяменме, сөймименме, -

Төшенерсең серемә.

 

Кушымта.

 

Керфекләрем карасында

Яшердем серләремне.

Иреннәремнән укы син

Әйтәсе сүзләремне.

 

Кушымта.

 

Ачмыйм әле серләремне,

Саклыйм күңел түремдә.

Йөрәккәең әйтсә әйтер:

Сер ачкычы үзеңдә.

 

Каргалар кайткан.

 

Кышның килми бик китәсе,

Юлны бирми язга да.

“Кит, кит! Без дә килдек!, - диеп,

Тавыш сала карга да.

 

Каргалар да кайтып төшкән,

Ботакларга тезелгән.

Каен буендагы карга

Кара мәрҗән сибелгән.

 

Эшләренең кызган чагы,

Фатир бүлә каргалар.

Ояларын якын итеп,

Туган якка кайталар.

 

Каргаларның өй туйлары, -

И, күңелле шул чаклар!

Кунаклар да күп кайтканнар –

Сыгылганнар ботаклар.

 

Кайсы сөйли, кайсы көйли,

Кайсы җырлап маташа.

Карга концерты җиһанда –

Тамаша тек, тамаша.

 

 

Пар булмадык.

(җыр)

 

 

Шәмдәлемдә шәмем яна,

Дөрли йөрәк учакта.

Язмыш, нигә уйнадың соң,

Очраштырып сукмакта?

 

Куш-та: Таң җилләре сине китерделәр,

Йолдыз яңгырлары астында.

Шул җилләргә сине кире бирәм,

Карап калам хәзер артыңнан.

 

Бер ялгызы аккош күлдә,

Ялгыз көймә - инештә.

Күрешүләр насыйп булмас,

Чыдашырбыз ничек тә.

 

Аерылыйк соң булганчы,

Үз ярыңны тап син дә.

Күңел эзли, парын эзли,

Якты өмет бар миндә.

 

Бәйрәм яса.

(җыр)

 

Әйтмә миңа матур сүзләр,

Кирәкмиләр зәңгәр күзләр.

Йөрәк янып-көеп типми –

Бәйрәм җитми, бәйрәм җитми!

 

Кушымта: Сүндермимен өмет шәмен,

Бер татырмын сөю тәмен.

Керфегемә нурлар куныр –

Бәйрәм булыр, бәйрәм булыр!

 

Болытлар да никтер китми,

Күзләремнән яшьләр кипми.

Синең якка җилләр исми,

Бәйрәм җитми, бәйрәм җитми!

 

Ялгыш булган танышулар,

Алсу таңда кавышулар.

Күңелемне йозак бикли –

Бәйрәм җитми, бәйрәм җитми!

 

Сау бул, мәктәп!

(җыр)

 

 

Сау бул, сау бул, мәктәбем дип,

Җиз кыңгырау чыңлый өзелеп.

Казлар кебек берәм-берәм,

Чыгып китәбез бит тезелеп.

 

Кушымта: Сау бул инде мәктәпкәем,

Сау бул яшьлек бишегем.

Кайтам әле, сиңа кайтам,

Ачык торсын ишегең.

 

Тәрәзәңдә яран гөлләр,

Назлап сиптек чишмә суларын.

Сукмагыңнан атлый-атлый,

Сайлап алдык язмыш юлларын.

 

Шау-гөр килә мәктәп яны,

Балаларың сиңа ашыга.

Рәхмәт, рәхмәт, мәктәбем дип,

Башым иям, килеп каршыңа.

 

 

Көзге вальс.

(җыр)

 

 

Нәфис җилнең йомшак кулы

Ак каенның билендә.

Каенкай да бөтерелә,

Сары шәле иңендә.

 

Куш-та: Биик әле очып-очып,

Көзге вальс бит урамда.

Дөньяда яфрак бураны,

Адашмыйк шул буранда.

 

Очып-очып (әйләнәләр) биешәләр

Алтын-сары яфраклар.

Алар белән әйләнәләр

Безнең матур яшь чаклар.

 

Шау-гөр килә барлык дөнья,

Көзге вальска әйләнә.

Йөрәкләр кушылып бии,

Язмышлар да бәйләнә.

 

Сайрат әле гармуныңны.

(җыр) Алия Исрафилова өчен

 

 

Уйнат, уйнат гармуныңны,

Дөнья гизсен тавышы.

Алып кайтсын зур шатлыклар,

Читтә калсын сагышы.

 

Куш-та: Их, гармунның телләре лә,

Күтәрәләр күңелне.

Дөньяда иң чибәр пар

Без үзебез түгелме?!

 

Сайрат, сайрат гармуныжны,

Икәү урам үтәрбез.

Син уйнарсың, мин җырлармын,

Шулай гомер итәрбез.

 

Уйнат, уйнат гармуныңны,

Сандугачлар көнләшсен.

Гармун моңын тыңлап кына,

Яшь йөрәкләр серләшсен.

 

Уйнат, уйнат гармуныңны,

Сандугачлар көнләшсен.

Гармун моңын тыңлап кына,

Яшь йөрәкләр серләшсен.

 

Уйнат, уйнат гармуныңны,

Биеп тора аяклар.

Биесәк тә килешә бит –

Безнең әле яшь чаклар.

 

Уйнат, уйнат гармуныңны,

Бигрәк оста уйныйсың.

Җырчы кызны үземнеке

Итәрмен дип, уйлыймсың?

 

Ачык ишек.

(җыр)

 

 

Каршыбызда ачык ишек,

Керим микән... Әллә кермимме?..

Сөям диеп, сүз бир дисең,

Сүз биримме... Әллә бирмимме?..

 

Кушымта: Ачык ишек, ачык ишек,

Син кая чакырасың?

Әллә парлы итәсең син,

Я ялгыз калдырасың.

 

Каршыбызда ачык ишек,

Ачыла да, кабат ябыла.

Нәрсә эшлим, ниләр әйтим...

Төрле уйлар килә башыма.

 

Кушымта: шул ук

 

Каршыбызда ачык ишек,

Бусагасын атлап үтимме.

Сөю аланына керим микән,

Ашыкмыйммы... Әллә көтимме?..

 

 

Җырларым – моңнарым

(җыр)

Җырлар табам, моңнар алам

Урманнар – кырларында.

Арсам барыр юлларымда

Ял табам җырларымда.

 

Кушымта: Их, җырларым, җырларым ла,

Җырларымда моңнарым.

Җырласам да, бетми алар-

Эчем тулы җырларым!

 

Салкын җилләр уйнаса да

Йөрәгем кылларында.

Күңелемне өшеттермим-

Җылынам җырларымда.

 

Әле безнең яшь чагыбыз,

Санамыйм көннәремне.

Яшермичә сөйлимен лә

Җырларга серләремне.

 

Маяк иттем җырларымны

Чыкканда юлларыма.

Шатлыкта да, кайгыда да

Сыенам җырларыма.

 

Мин ташламам, ташламаслар

Мине моңлы җырларым.

Җырлар туа күңелемдә,

Сез булганга, дусларым.

 

 

Зөһрә, сине сөябез.

(Зөһрә Сәхәбиевага)

 

Исеңдәме, алкышлады

Халык синең җырларны.

Җырлар белән ямьләндердең

Безнең сабан-туйларны.

 

Сине күрү – үзе бәхет,

Бәйрәм безнең күңелдә.

Суз җырыңны, моңлат әйдә,

Җырла сәхнә түрендә.

 

Ялган түгел, без бит сине

Яратабыз,сөябез.

Күңелләрне күтәрергә

Зөһрәбез бар, диябез.

 

Кояш түгел, ай да түгел,

Йолдыз түгел күкләрдә.

Син бит йолдыз күңелләрдә,

Сүнмәс йолдыз күпләргә.

 

Син-тыйнаклык, син-сабырлык,

Алла биргән барчасын.

Һәр кешенең күңелен дә

Моңың белән ачасың.

 

Йөзек кашы син татарның,

Озын, моңлы җырларың.

Җырың кебек озын булсын

Алга барыр юлларың.

 

Авыл буйлап җыр тарала,

Агыла моң, агыла.

Олысы да, кечесе дә

Зөһрә, сине сагына.

 

Җидегән чишмәң челтерәп

Ага көмеш улакка.

Бер күрешү – үзе гомер,

Килеп чык син кунакка.

 

 

Чишмә.

Зәңгәр чишмә көзге кебек,

Көзгегә таллар карый.

Толымнарын чайкый-чайкый,

Таллар чәчләрен тарй.

 

Йомшак җилләр исеп үтә,

Чишмә суларын үбеп.

Аллы-гөлле күбәләкләр

Бииләр шуны күреп.

 

 

Челтер-челтер ага сулар,

Дулкын-дулкынны куып.

Тирә-яктагы чәчәкләр

Көлә битләрен юып.

 

Кояш та карый чишмәгә,

Уйната ал нурларын.

Пошый баласы, шатланып,

Эчә чишмә суларын.

 

Диңгез суы зур булса да,

Эчеп булмый суларын.

Күңелләрем сусаганда

Эчәм чишмәм суларын.

 

Буран.

Берсен берсе үбеп-кочып,

Карлар бөтерелә буранда.

Шыгырдыйлар ак сукмаклар

Без дә икәү, икәү урамда.

 

Җил уйната кышкы көен,

Урап ала карлы кочакка.

Куллар кулга тоташалар

Йөрәкләр дә ярсый шул чакта.

 

Карлар куна керфекләргә,

Кайсы үбә кайнар иреннән.

Тамчы булып агып төшә,

Аерыла ап-ак иленнән.

 

Буран уйный, буран дулый,

Сипкәли ул энҗе-карларны.

Якынайта күңелләрне

Кавыштыра сөйгән ярларны.

 

 

Югалтма мине.

(җыр өчен) Алсу-Фәридә дуэтына

 

Икәү бергә үтик әле

Киек каз юлларыннан.

Йолдызлыкта югалтма, дим,

Тот мине кулларымнан.

 

Куш-та: Югалтма мине, югалтма,

Табалмассың эзләп тә,

Табалмасаң да эзләп тә,

Калырсың син йөрәктә.

 

Йолдызлар җемелдәшәләр,

Чакырып яннарына.

Йолдызларга басып кына

Кил минем яннарыма.

 

Икәү генә коеныйкчы

Айның якты нурында.

Йөрәк сусауларын басыйк

Чишмәләрнең суында.

 

Ничек бәхетле итим?

Бәхеттән нурлансаң иде син!

Тик белмим мин бәхет юлларын.

Юлыңда келәмнәр җәимме,

Киткәндә болгыйммы кулларым?

 

Бер кочак йолдызлар сибимме,

Уртага куйыйммы кояшны?

Дошманнар таш атса сиңа дип,

Үземә алыйммы шул ташны?

 

Чәчәкле болыннар биримме,

Аламсың җиләкле аланны?

Тик сиңа булырлар җиләкләр,

Алыйммы учыма баланны?

 

Җил булып үбимме битеңнән,

Су булып агыйммы чишмәдә?

Сандугач булыйммы талларда,

Ал нурлар булыйммы иртәдә.

 

Теләсәң мин бүләк итәрмен

Бөркетләр менмәгән кыяны.

Янымда бул дисәң, кыямда

Ясармын бәхетле ояны.

 

Күкләргә киләме менәсең,

Ясыйммы күкләрнең баскычын?

Керәмсең йөрәгем түренә,

Биримме мәхәббәт ачкычын?

 

Әйт кенә: ни кирәк соң сиңа?

Кызганмыйм башым да, җаным да.

Үзем мин бәхетле бәхетле буламын,

Син генә торганда янымда!

 

 

Гашыйк булдык бер егеткә.

(дуэт өчен)

 

- Авылның чибәр егете

Карата бит үзенә.

- Мин дә шуңа гашыйк булдым,

Гашыйк кара күзенә.

 

Куш-та: (бергә): Кара күзле бер егетне

Икәүләшеп сөябез.

Бүлеп булмый берничек тә

Янабыз да көябез.

- Иртәдән кичкә кадәрле

Уйлыйм аның турында.

- Ничек итим үземнеке?, -

Ул һәр минут уемда?

 

- Узганда күзен кысса да

Йөрәк тибә ашкынып.

- Мыек астыннан елмайса

Күңел китә талпынып.

 

- Нихәл итик, ничек бүлик

Авылның шул чибәрен?

- Артык егет юкмы сездә? –

Җибәрегез берәрен!

 

 

Үпкәләшми аерылышыйк.

(җыр өчен)

 

Киек казлар оча су буена,

Исемеңне алып китсеннәр.

Йөзегеңне салдым чишмәләргә,

Еракларга сулар илтсеннәр.

Кушымта: Үпкәләсәң үпкәлә, үпкәлә,

Сау бул диеп үпмә дә, үпмә дә.

Ишекне үзем, үзем ябам

Ярымны үзем, үзем табам.

Гаеплене эзләп тормыйк,

Сүнде төнге якты учаклар.

Истәлекләр генә булып калды

Сөю назы тулы яшь чаклар.

 

Кара болытлар да китте күктән,

Соңгы тамчы тамды ялтырап.

Син ирекле, эзлә үз ярыңны,

Мин дә эзлим – тормыйм аптырап.

 

Су өстендә ялгыз көймә йөзә,

Ишкәкчесе никтер күренми.

Юллар аерылды төрле якка,

Язмышлар да бергә үрелми.

 

Әремнәр

 

 

Көмеш келәмнәрдә йөрим,

Учларыма алам әремне.

Әрем генә аңлый мине,

Әрем генә аңлый хәлемне.

 

Әрем исе болыннарда

Тургай җырлый авыл күгендә.

Исле әрем җыеп йөрим,

Әрем исе якын күңелгә.

 

Әрем җыям берәм-берәм,

Күкрәгемә кысып сөям мин.

Ачы да сез, татлы да сез –

Минем язмыш кебек диям мин.

 

Дулкын-дулкын булып уйный,

Тау башында үскән әремнәр.

Күңелемә сагыш төшсә,

Сезгә кайтам, сезгә, әремнәр.

 





©2015 arhivinfo.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.