Здавалка
Главная | Обратная связь

Экологик почмак ясау.

Балалалар бакчасы

тәрбиячеләре

Сабирҗанова Х.А.

Сәхбетдинова Ф.А.

Проект “ Агачлар сөйләштеләр, тын гына серләштеләр...”

МАКСАТЛАР

 


Максатлар

балаларның урман, аның кешеләргә файдасы турындагы белемнәрен киңәйтү; акешеләргә файдасы турындагы белемнәрен киңәйтү;  
халык аваз иҗатын кулланып сөйләү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү


барлык нәрсәдән дә канәгать булырга кирәк икәнен төшендерү;  

шифалы үләннәр турында мәгълүмәт бирү.  


.

Проектны тормышка ашыру өчен балалар белән эш:

v Агачлар турында матур әдәбият әсәрләре уку.

v Күзәтүләр оештыру.

v Хәрәкәтле уеннар.

v “Урман аланында бер агач бар...” темасына рәсем ясау.

v Яшеллек булдыру уңаеннан яшь агачлар утырту .

v (“Зеленая волна” акциясендә катнашу)

v Дару үләннәре җыю буенча акцияләр оештыру.

Көтелгән нәтиҗәләр:

v Агачлар турында күп мәгълүмат алулары.

v Агачларны тану.

v Агачлар турында сөйли алу.

v Балаларда табигатькә сак караш тәрбияләү.

v Балаларда әти-әниләр белән бергәләп эшләү хисе тәрбияләү.

Проектның актуальлеге:

Табигать белән тыгыз элемтәдә булу балаларда ягымлылык, түземлелек, хезмәт сөючәнлек һәм мәрхәмәтлелек тәрбияли.

Табигатьтә эзлексез күзәтүләр балаларны игътибарлы булырга өйрәтә, логик фикерләү сәләтен һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерә.

Түбәндәге программалар белән таныштык:

Матур әдәбият әсәрләре уку

- Н.Мирхазова “ Бүләк”.

- З.Зарипова, И. Хәмитов “ Бал бабай”

- А.Гыйләҗев “ Алсу, Илдус һәм сандугач”

- А.Юнысова “ Алмагач песие”

- К.Закирова “ Балачак аланы”

- “Дару үләннәре” энциклопедиясе .

Саф һавада уеннар, күзәтүләр.

Әти-әниләр белән эш.

Экологик почмак ясау.

“ Чыршыга күлмәк!”

Табигый материаллардан күргәзмү ясау.

Балалар агачлар турында күп мәгълүмәт алдылар  
НӘТИҖӘ
Проект балаларда кызыксыну уятты  
Проектны йомгаклап “ Чыршыга күлмәк” дигән бәйрәм уздыру
Ата-аналар белән системалы рәвештә эшләү уңай нәтиҗә бирде  
Табигатькә сак карашлы булу  


“Чыршыга күлмәк”

Музыкага саескан очып керә.

Саескан:

Яңа көн күркәм булсын,

Дәрт тулсын күңелләргә.

Таң шикелле елмаеп,

Кул бир яңа көннәргә.

Урманнан Хуҗа китә, Урман Хуҗасы китә. Балалар коткарыгыз, килегез, килегез. ( Балалар күңелле музыкага керәләр, саескан очып китә).

Тәрбияче: Балалар карагыз әле, безгә нинди матур апалар килгәннәр, әйдәгез әле алар белән исәнләшәбез!

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Ишеттегезме саескан нәрсә диде, Урман Хуҗасы үзенең биләмәләрен ташлап китә икән. Моны булдырмаска кирәк, урманны кем саклар. Балалар, ишетәсезме, кемдер килә түгелме, тавышы ишетелә. (Сөйләнә – сөйләнә Урман Хуҗасы керә)

Гөмбәләр патшасы: Юк, юк, китәм дигәч китәм. Урманнан шәһәргә барам, кешеләр янына.

Тәрбияче: Исәнмесез! Ник тавышланасыз. Сез кем?

Гөмбәләр патшасы: Мин Урман Хуҗасы. Урманымнан качтым, яшисем килми анда, сездә калам, монда күңелле. Балалар белән уйнармын, җырлармын, көндезләрен йоклармын.

Тәрбияче: И-и-и, урман Хуҗасы, монда яши алырсыңмы, урманыңны: андагы җәнлекләрне, агачларны сагынмассыңмы?

Гөмбәләр патшасы: Юк, сагынмыйм. Сездә рәхәт. Бер кемне дә саклыйсы түгел, уйныйсы да, уйныйсы.

Тәрбияче: Алай димә әле. Без бүген урманга барырга булдык. Әйдә сиңа шәһәрне күрсәтәбез дә, өеңә озатып куябыз сине.

Гөмбәләр патшасы: Шәһәрне карарга риза. Урманга кайтмыйм дигәч, кайтмым инде. ( балалар урыннарыннан торалар, юл буена киләләр, знаклар)

Гөмбәләр патшасы: Юк, шәһәрдә яши алмыйм икән мин, тузан, тавыш. Юк, юк үземә кайтам.

Тәрбияче: Шулааай, һәрбер нәрсәдән кәнагать булырга кирәк.

Гөмбәләр патшасы: Әйдәгез, әйдәгез минем белән, үземнең биләмәләремә алып барам. ( Балалар урманга килеп җитәләр, урыннарына утыралар)

Саескан: Тыңлагыз, тыңлагыз! Урман Хуҗасы булмаган вакытта яңалыклар булды. ( музыка) ( Урман Хуҗасы башын куллары белән тотып)

Ерак түгел, якында,

Безнең шәһәр артында.

Бер урман бар. Белсәгез,

Гүзәллеген күрсәгез.

Кошлар, җәнлекләр анда

Яшиләр үз иркендә.

Чөнки анда керергә

Үлән таптап йөрергә

Рөхсәт тә юк. Тыелган.

Хәттә язып куелган.

“ Агачларны сындырмаска!”

“ Кош оясын туздырмаска!”

“Җәнлекләргә кагылмаска!”

“ Чәчәкләр өзеп алмаска!”

Ләкин, беркөн,

Шул урманның эчендә

Иң куе бер төшендә.

Агачлар “сөйләшкәннәр”,

Тын гына серләшкәннәр.

(Имән, Каен, Өрәнге басып тора, ерактарак, чыршы)

Имән:Яшел энәләре белән бер агач басып тора.

Каен: Табигать аңа шундый язмыш бүләк иткән....

Өрәңге: Аның янына бер кем дә килми “ кадалырбыз” дип куркалар.

( залга җил чыга, Чыршы тирәли әйләнеп йөри, кулларын җилпи)

Имән: Аның янына бары җил килә,

Күләгәсендә ятып ял итә.

( җил агач янында уйнап йөри)

Чыршы: ( җилгә әйтә) Берәрсе миңа яфракларын бирсен иде, барлык борчуларым шундук бетәр иде. Ләкин яфрагым гади яшел генә түгел, ә алтыннан булсын иде. Барлык агачлар: имәннәр, каеннар, өрәңгеләр миннән көнләшсеннәр иде ( агачларга күрсәтеп сөйли)

Җил: Я синеңчә булсын чыршы,

Алтын күлмәгеңне күрче. ( алтыннан күлмәк кидерә)

Барлык агачлар: АХ!!!! ( кулларын жәеп чыршы тирәли карап йөриләр)

Каен: Энәләре дә юк.

Өрәңге: Кояш нурларында алтын гына ялтырый.

Чыршы: Мин шундый шат, мин барыгыздан да бәхетлерәк.

Сатучы:( керә, агачны бар яклап карый): Ай-яй, матур бу агач,

Бу мы әллә алмагач?

Алтын яфраклы икән,

Кибеткә алып китәм.

( Яфракларны җыеп капчыгына сала, чыршы елый)

Имән: Чыршыбызны карагыз тагын елый.

Чыршы: Алтын яфракларны җыеп алдылар, каян пыяла яфрак табыйм икән?

( җил чыга, күлмәген алыштыра)

Имән: Менә сиңа могҗиза. Күлмәге шундый ялтырый.

Каен: Мондый хәлләрне ничә еллар яшәгән карт имәннәрнең дә күргәне юк иде әле!

( Көчле җил тавышы чыга ( зур кеше, бала түгел) “ пыяла” яфракларны өзеп ташлый, күлмәген салдыра)

Каен: Ах, бу усал җилне кара инде, барлык яфракларын коеп бетерде.

Өрәңге: чыршыбыз тагын моңаеп калды.

Чыршы: Кирәкми миңа алтын яфраклар, кирәкми миңа пыяласы да, бәлки гади яшел яфрак белән мине җил бүләкләр.

( җил чыга, чыршыга гади яфраклы күлмәк кидерә)

Каен: Карагыз, карагыз... Чыршыбыз яфраклы күлмәк кигән.

( Күңелле музыкага кәрзин тотып кәҗә чыга)

Кәҗә: Мин килдем урманга.

Яшь яфрак җыярга.

Менә шушы кәрзинемне

Тутырып кайтырга.

Ай, сусыл! Ай, тәмле! ( яфраклар җыя,чыгып китә)

Имән: Безнең дустыбыз тагын боекты!

Чыршы: Миңа үземнең күлмәк кирәк, җил киендер яңадан!

( җил чыга, киендерә)

Чыршы: Яфракта түгел хикмәт

Нинди генә ки күлмәк!

Үзеңнеке якынрак,

Бул син һәрчак кәнагать!

Имән: Карагыз, Чыршы дустыбыз кабат елмая.

(8 нче группа балалары чыга)

Яшь чыршылар киң итәкле

Күлмәкләрен кигәннәр,

Җитәкләшеп, бергәләшеп

Юл буена килгәннәр.

 

Энәле күлмәкләренә

Карап тордык сокланып.

Тик Айнур берничә знә

Өзеп алды шукланып

 

Апа өйтте;- Болай эшләү

Начар гадәт бел менә;

Һәр чыршы күлмәк алыша,

Җиде елга бер генә

 

Без энәләрен йолыксак,

Чыршы күлмәксез калыр,

Җиде ел буена ничек

Күлмәксез яши алыр? (М. Файзуллина)

 

Тәрбияче: Менә балалар без сезнең белән урмандагы агачларың, ничек сөйләшкәнен, серләшкәнең белдек, әле бит анда агачлар гына тугел бөҗәкләр, кошлар,җәнлекләр, уләннәр бар. Ә ниниди дару уләннәрен беләсез сез?

Балалар җавап бирәләр.

Әйдәгез җырлы – кумәк уен җырлап алабыз.

Уен “Урманда”

Шифалы үлән җыярга

Урмага барам әле

Кәрзинемә ромашкалар

Мәтрүшкә салам әле

 

Өй дускаем еил әле

Урманнарга кер әле

Анда нинди чәчәк үсә

Шуны әйтеп бир әле

Түгәрәктә бер бала йөри, маска кигән бер баланы сайлап ала һәм сорый

Бака яфрагы

Исемем сәер булса да

Мине бик хөрмәтлиләр:

Киселсә дә, канаса да,

Иң әйбәт дару диләр.

Бака яфрагы диләр.

Тузганак

Нечкә яшел сабакта мин ,

Витамин җыеп үстем.

Йокылар килмәгәндә,

Аппетит булмаганда

Тузганак булыр дәва,

Шуны белеп тор, бала!

Зәңгәр мәтрүшкә

Сез таныйсызмы мине,

Кара, нинди хуш исле!

Сихәт булып җанга-тәнгә

Тагып йөрерлек түшкә…

Мин бит – зәңгәр мәтрүшкә.

Сары мәтрүшкә

Ютәлләр бетә дә китә,

Минем хуш исем белән.

Тагын күп авыруларның

Мин дәваларын беләм.

Үги ана яфрагы

Үги ана яфрагы мин.

Нәрсәләрдән дәва соң дип

Сорыйсыздыр сез мине?

Алтмыш төрле авыруга:

Эчәк, тамак, бавырларга,

Нервларга дәва – мин.

Ромашка

Сары төсем – бал кебек,

Ак чукларым – кар кебек.

Әллә ничә авыруга

Файдасы бар, эч белеп. син нинди файда китерәсең? Үләннзр җавап бирә.

( балалар урыннарына утыралар )

Гөмбәләр патшасы: Балалар сезнең белән бик куңелле булды.Әйе белдем минем урманында саф һава җәнлекләрем , кошларым иркендә рәхәттә яшәсеннәр, тик мин урман хуҗасы аларга кирәк икән.

Тәрбияче: Әйе без дә булышырбыз урманны сакларбыз чыста тотарбыз, чәчәкләрне,уләннәрне өзмәбез, кошларга тимәбез.

Ә хәзер бакчабызга кайтырга вакыт җитте.

Гөмбәләр патшасы: Рәхмәт сезгә балалар! Мин сезгә үземнең урманымнан җыйган гөмбәләремне күчтәнәч итеп бирәм. Кунаклар, Сезгә дә күчтәнәчләрем бар. Рәхим итеп алыгыз, чәй эчкәндә безне дә искә төшерерсез

( Кунаклар белән хушлашып Урман Хуҗасы чыгып китә)

Тәрбияче:Балалар ә безгә сезнең белән бакчабызга кайтырга вакыт, сезгә урмада рәхәт булдымы, охшадымы7

Балалар: Әйе

Тәрбиясе:Ә без кемгә булыштык?

Балалар:Саесканга.

Тәрбияче:Балалар бүген безгә кунакка табигатьне саклаучы, яклаучы эколог Гульнара Ринат кызы килде. Әйдәгез сүзне аңа бирик,рәхим итегез





©2015 arhivinfo.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.