Здавалка
Главная | Обратная связь

Чарада барлыгы 18 кеше катнашты.



Барлыгы 83 кеше катнашты

Әдәби тапшыруны Латыйпова Илүзә һәм Шиһапов Раил алып бардылар. Алар әзерләгән хәбәрләр һәркем күңеленә хуш килде.

Телебезгә булган мәхәббәт чыгышларыбызда яңгырады.

“Чулпан” балалар бакчасыннан килгән балалар чыгышы

Авыл китапханәчесе Латыйпова Тәнзилә халкыбызның “Өй артында шомыртым бар” җырын башкара.

8 нче сыйныф укучысы Мәнапов Айнур халкыбыз җырлары белән кичәне дәвам итте.

Таджик егете Заһидбайның тырышып, күңел биреп татар телен өйрәнүе һәркемдә соклану уята.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе барышында аылыбызның кибете дә читтә калмады.

Сатучы Нурдания апа янына кергәндә, кибеттә унбишләп кеше иде. Барысы белән дә саф татар телендә сөйләшеп, аларның һәр соравына бик теләп җавап бирде ул. Шактый гына товарга реклама да ясады. Мәсәлән, кара җимеш, өрек җимешләренә. ”Төшләре алынган, баллылар, чисталар, чәйгә дә бик тәмле”,- дип безне кызыктырды ул. Әйтүе буенча, көн саен 70-80 кешегә хезмәт күрсәтә . Ул игътибарлы, ягымлы , шуңа күрә кибеттән кешеләр өзелеп тормый.

 

Нурдания апа яңа килгән товарларын мактый.

Бу акцияне “Чулпан” балалар бакчасында дәвам иттек. Без 21 нче март көнне нәни дусларыбызга әкият-тамаша күрсәттек, җыр-биюләребезне бүләк иттек, балалар белән бергә халкыбызның “Йөзек салыш”, “Капка” һ.б. кызыклы уеннарын уйнадык. Бу уенда балалар үзләренең телгә осталыкларын, тапкырлыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр һәм без аларга шушы акиянең түштамгасын, әзерләгән күчтәнәчләребезне тапшырдык. Тамашаны бакча хезмәткәрләре дә бик яратып карадылар.

Чарада барлыгы 18 кеше катнашты.

 

Балалар сорауларга бик тапкыр җавап бирделәр

“Йөзек салыш” уены

Галкин Ранил телгә бик оста икән

Без биюгә дә бик оста

Сәхнә артистларыннан бер дә ким түгел без!

Теле барның – иле бар.

(“Туган тел көне”нә багышланган әдәби тапшыру)

Максат:укучыларда туган телебез белән горурлану хисләре тәрбияләү;

туган телне кадерли белү күнекмәләрен формалаштыру;

телнең язмышын күзаллауда укучының үзаңын уяту.

 

Плакатлар:”Берәр кеше башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен”

Каюм Насыйри

 

“Ата-анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә

шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итхне җаныгызга бәхет дип белегез”

Риза Фәхреддин

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар, укучылар! “Теле барның – иле бар” дигән тапшыруыбызны башлыйбыз. Тапшыруда 7-8 нче сыйныф укучылары, яшь шагыйрләребез, “Чулпан” балалар бакчасыннан Рузалия апа белән бергә килгән балалар, студиябез кунаклары.Тапшыруны алып баралар хәбәрчеләр-Шиһапов Раил һәм Латыйпова Илүзә. Алар үзләренең кызыклы хәбәрләре белән таныштырып үтәрләр.(Халыкара туган тел көненең тарихы, юкка чыга баручы телләр һәм аны саклау юллары турында сөйлиләр)

- Ә хәзер сүзне 7-8 нче сыйныф укучыларына бирәбез.

 

1 нче укучы: Синдәдер ул – япан дала киңлекләре, дисәм, шул далаң күкрәгеннән җилле атларда җилдерә алырмынмы, газиз Ана теле?!

2 нче ук. : Синдәдер ул – кара урман ешкынлыклары, дисәм, шул урманың аланнарында адашып кала алырмынмы, газиз Ана теле?!

3 нче ук. : Синдәдер ул – чиксез диңгез тирәнлекләре, дисәм, шул диңгезең дулкыннарын колачлап йөзә алырмынмы, газиз Ана теле?!

4 нче ук. : Синдәдер ул – кыя-таулар мәңгелеге, дисәм, шул кыяларың биеклегеннән торып күк бәгеренә кушыла алырмынмы, газиз Ана теле?!

5 нче ук. : Менә мин уй җитмәс олылыгың каршында гади бер улың булып, гали бер колың булып сәҗдә кылам; Үткәннәрдә калыр “ киләчәккә барыр юлыңа мәңге тугры булырга ант итеп баш иям”.

6 нчы ук. :“Аллаһ”, ата-ана дигән иң изге сүзләрнең галәми түгәрәк, кояшлы балдак хасил иткән камил яңгырашы – ул синдәдер, синдә генә.

7 нче ук. : Бөек телләр арасында үз бөеклегеңне кылыч чыңы белән түгел, тыныч җырың белән раслый алу инсафлыгы – ул синдәдер, синдә генә.

8 нче ук. : Уеп язылган борынгы таш китапларны, утлы гасырлар аша китереп, дөнья хәтеренә куша алу олпатлыгы – ул синдәдер, синдә генә.

9 нчы ук. : Калбеңдәге дала моңы, урман сере, дәря куәте, таулар горурлыгы ул - синдәдер, синдә генә.

10 нчы ук. : Изге Тел иясе!

Илгә сан була алган күпме инсан, иманлы инанып, олылыгың каршында рәхмәтле хисләрдән баш ия бүген. Туган телгә тугрылар тәкдиренә - гомерлек тел ачкычлары, мәңгелек тел баскычлары!

11 нче ук. : Минем өчен шушы телдә - кояш чыга, җир әйләнә, йолдыз калка

Минем өчен шушы телдә - кошлар сайрый, җилләр исә, дөня гүли.

Минем өчен шушы телдә - Идел ага, иген үсә, илем ныгый.

Минем өчен шушы телдә - тормыш гаме, бәхет тәме, дөня яме.

12 нче ук. : Кылычтан кыелмаган ул, упкынга убылмаган, ялкыннан ялмалмаган ул, алтынга алданмаган – менә шундый үлемсез тел бит ул – Ходай кодрәте белән иңдерелгән Газиз ана теле.

Җыр “Татар теле”.С. Хәбибуллин музыкасы, Н. Нәҗми сүзләре.

А.б. : Татар халкы бөек шәхесләргә бай. Безне моңлы иткән Тукаебыз, безне батыр иткән Җәлилебез, безне мәхәббәтле иткән Кол Галиләребез, тагын бик күп башка шәхесләребез бар. Бу бөек шәхесләребез турында уйлыйбыз да : “Алар каян көч алган?”, - дип куябыз. Ул көч – халыкта , туган җирдә, туган телдә. Ул көч халык көйләрендә, халык моңнарында.

Мәдәният йорты хезмәткәре Латыйпова Тәнзилә татар халык җырын

Башкара

Татар җыры...

Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул, инсафлы, ягымлы ул –

Үзе салмак, үзе әкрен.

Мин хәзер дә, үзәк өзелгәндә

Җырлар канатында тирбәләм;

Кайгы килеп, башым иелсә дә,

Сөенсәм дә - җырлап җибәрәм.

 

8 нче сыйныф укучысы Мәнапов Айнур татар халык җырын башкара

А.б. : Ә хәзер сүзне яшь шагыйрәләребезгә бирәбез. Гыйльметдинова Алсу, Сабирова Ләйсән, Латыйпова Илүзә, Гыйльметдинова Алия үзләренең шигырләрен укыйлар.

Шулай ук бүгенге кичәбезнең яме булып “Чулпан” балалар бакчасыннан килгән нәни дусларыбызга сүзне бирәбез. (Балалар бакчасы тәрбиячесе Рузалия апага сүз; балалар чыгышы).

А.б. : Һәм без яшьләрнең телебезгә, мәдәниятебезгә, тарихыбызга булган мөнәсә

бәтен белү өчен сорашулар үткәрдек. Безнең хәбәрчеләребез Алсу белән Айнур әзерләгән әлеге репортажны хәзер сезгә тәкъдим итәбез.

Сораулар:

· Телнең киләчәген ничек күзаллыйсыз ?

· Ни өчен авылдан киткән татар баласы шәһәрдә үз телен “оныта” ?

· Телебез сагында торучы кемнәрне беләсез?

· Аң-белем таратуда данлыклы булган нинди мәдрәсәләрне беләсез?

· Быел нинди язучыларыбызның юбилейларын билгеләп үттек?

· Катнаш никахка карашыгыз?

· Укытучылар өчен сорау: Бүгенге яшләр тормышына нинди бәя бирер идегез?

Әлбәттә, карашлар төрле. Рәхмәт җавапларыгыз өчен.

 

Укытучы:Заман агышы һаман әйләнештә. Беребез дә бу якты дөньяга гомерлеккә килмәгән. Без киткәч тә, нәкъ шушы агыш булачак.

Чыбык-чабык өстәп торсан гына учаклар сүнми. Борын-борын заманнарда ук мәгарәләрдә, тау куышларында учак саклаучылар булган. Әнә шул учакларны сүндермичә үз алмашларына бүләк иткәннәр.

Менә без дә киләчәк буынга үз ана телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәния-

тебезне, тарихыбызны тапшыра алсак иде.

 

1 нче укучы:

Миндә бит тел берәү генә,

Ул да булса – туган тел

Атам-анам, бабамнардан

Миңа мирас булган тел.

Җәберләмик, интектермик,

Читләргә сатмыйк аны.

Киләчәк буыннар өчен

Кадерләп саклыйк аны!

2 нче укучы:

Горурланам татарымның

Бер баласы мин җирдә

Сакланачак бу горурлык

Йөрәгемдә гомергә

Яктырып китә дөнясы,

Үз телемдә сөйләшсәм.

Газиз әнкәм теле белән

Гаиләм дә мин гөрләшсәм.

3 нче укучы:

Шатланам милләттәшләрем,

Без – чын халык токымы

Гизеп чыккан безнең халык

Тарихның мең упкынын.

Хыяллар да чиста безнең,

Чиста һәр ниятебез,

Намусын гел саклап яши

Җиңелмәс милләтебез.

4 нче укучы :

Яшибез гел шулай кояшлы

Һәм тыныч көннәргә сөенеп.

Һәркемнең күңелендә бер теләк

Иминлек, иминлек, иминлек!

 

Укытучы:Әйе, без татарлар, күп төрле – кайсыбыз сәхнәдә, кайсыбыз сәүдәдә, кемдер авылда яши, кемдер – зур шәһәрдә. Әмма кайда гына булсак та, без милләтебезнең иманы, әхлагы, теле, бәйсез киләчәге турында кайгыртырга, шушы юлда көне-төне тырышырга тиешбез. Алга чыкканнар артта калганнарга ярдәм итәргә, байлар – ярлыларга, галимнәр – наданнарга ярдәм итәргә, үзендә булганны башкалар белән бүлешергә тиешләр...Үзара туганлашып, ярдәмләшеп яшәгәндә генә татар милләте исән калыр.

 

“Чулпан” балалар бакчасында уздырылган чара – “Әкиятләр дөнясында кунакта”. Сценарий

Максат:бакча балаларын да бу акциягә җәлеп итү, сөйләм телләрен үстерү.

Алып баручы:

Кемдер музыка ярата

Кем ярата җырларга.

Ә без бүген җыелдык

Әкиятләр тыңларга.

Әкиятләр, әкиятләр...

Тылсымлы һәм кызыклы,

Хыял дөнясына чума

Сине сөйгән балалар.

Укытучы: Балалар, без бүген әкиятләр кичәсенә җыелдык. Сез бик күп язучыларның кызыклы шигырләре, мавыктыргыч әкиятләре белән таныштыр. Ягез, кайсыгыз күбрәк әйтер икән, сез нинди татар халык язучыларының әсәрләре белән таныш?

Ә нинди әкиятләр бик нык ошады?

Балалар җавап бирә.

Укытучы: Бик күп әкиятләр беләсез икән. Абдулла Алиш әкиятләрен бик яратабыз дидегез. Бүген без сезгә аның “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр” дигән әкиятен уйнап күрсәтәчәкбез.

Әтәч белән Тавык күптәннән бергә гомер кичерделәр, бик тату яшәделәр. Алар гел бертөсле тормыштан туйдылар, дөнья күрергә, ил гизәргә чыгып киттеләр. Тавык бик талчыкты һәм Әтәчкә болай диде: Әтәчкәем, бәгеркәем, бер ботак сындыр, мине куандыр, яшел яфрагы, кызыл җимешләре дә булсын.

Әтәч сындыра башлый, Куян сикереп чыга.

Тавык белән Әтәч: Кыт-кытак, ко-ко-ко, - дип куркышып калалар.

Куян: Кем? Кем минем урманыма баш булмакчы, сорамый-нитми агачларымны сындырмакчы? Кирәк икән, рөхсәт сора.

Әтәч: Сызыйк моннан, сындырырбыз соңыннан. Монда ерткычлар яши икән, мөгаен, болар кош ите ашаучылардыр.

Тавык белән Әтәч алга китәләр, тагын бер агач янына тукталалар.

Тавык: Әтәчкәем, матуркаем, кыт-кытак, алып бирче бер ботак.







©2015 arhivinfo.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.