Здавалка
Главная | Обратная связь

Сикереп Куян килеп чыга.



Куян: Син, Әтәч дус, арттыграк батырланасың, берни белми батырланасың. Төлкенең кем икәнен соңрак белерсең, бу өйгә керүеңә бик нык үкенерсең. Ул чакта соң булыр, Төлкенең тамагы туйган булыр.

Әтәч белән Тавык: Монда бит шундый яхшы җәнлекләр яши, алар беркемгә дә тимиләр.

Сикереп Тиен чыга.

Тиен: Бу оядан тизрәк сызыгыз, Төлке кармагыннан котылыгыз. Әй, юләр башлар, юләр башлар, ул хәзер икегезне дә пешереп ашар.

Әтәч өстәл астын карый.

Әтәч: Ай-ай-ай, харап булганбыз, бик нык ялгышканбыз, өстәл асты тавык йоны белән тулган. (йөгереп чыгып качалар)

Икенче яктан Бүре белән Төлке килеп керә. Эзлиләр, эзлиләр, Әтәч белән Тавыктан җилләр искән.

Бүре: Әй, Төлке, Төлке, калдык бит көлкегә.

Алып баручы: Сезгә әкият ошадымы? Хәзер әкият геройлары белән очрашуны дәвам итәбез. Игътибарлы булыгыз, кайсы әкияттән булыр бу өзек.

Шаулап Шүрәле килеп керә.

Шүрәле: Ә-ә, менә кайда икән алар. Ә мин аларны тавышлары буенча эзләп йөрим. Нигә бик тавышланасыз, әллә кети-кети уйныйсызмы? Ягез әле, бергәләп уйныйк! Кайсыгыздан башлыйм?

Алып баручы: Таныдыгызмы Шүрәлене, ул әкиятне кем язган әле?

Шүрәле, тукта әле, син күрмисеңмени без монда уйныйбыз, күңел ачабыз, ә син явызланасың.

Шүрәле: Кети-кети уйнау явызланумыни? Дөняда иң кызыклы уен инде ул. Әллә аңардан башка да уеннар буламы?

Адып баручы: Була, менә без бүген әкиятләр күрсәтеп, табышмаклар әйтеп ярышабыз.

Шүрәле: Табышмак? Ягез әле, ягез, мин тыңлап карыйм.

Алып баручы: Әйдәгез әле, балалар, Шүрәлегә табышмаклар әйтик. (Балалар Шүрәлегә табышмаклар әйтәләр.)

Шүрәле: Миндә дә бар табышмак, тапкыр булсаң, уйлап тап: Су түгел – сыек, кар түгел – ак. (Балалар җавап бирә.)

Шүрәле: Карале, сез бик тапкырлар, зирәкләр икәнсез.

Алып баручы: Шүрәле, ә син бии беләсеңме?

Шүрәле: Бии, ни була соң ул, кети-кетиме?

Алып баручы: Юк, менә син карап тор әле, ошаса, үзең дә биерсең.

(Татар кызлары биюе башкарыла.Шүрәлене дә биергә чакыралар.)

Алып баручы: Ә хәзер халкыбызның кызыклы уеннарынуйнап алыйк. Балалар нинди уеннар беләсез?(“Капка”, “Йөзек салыш” уеннары уйнала.)

Шүрәле: Ай-яй, матур биисез, телгә дә оста икәнсез, уеннарыгыз да мавыктыргыч, бик күңелле икән сездә. Шулай да мин урманыма кайтыйм инде, сезнең турында урмандагы дусларыма сөйлисем килә. Сезнең янга мин тагын килермен әле, күбрәк шигырьләр, җырлар, биюләр, уеннар әзерләп торыгыз.

Балалар Шүрәлене озатып калалар.

 

 







©2015 arhivinfo.ru Все права принадлежат авторам размещенных материалов.